news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанның 100 еллыгы уңаеннан, журналистлар өчен халыкара “Алтын курай” бәйгесе була

Җиде номинациянең һәркайсында җиңүчеләр акчалата 100 мең премия алачак.

(Казан, 6 август, “Татар-информ”). Башкортстан Республикасының 100 еллыгы һәм халык шагыйре Мостай Кәримнең юбилее уңаеннан, журналистлар өчен “Алтын курай” дип аталган халыкара ачык бәйге оештырыла. Бу хакта “Башинформ” хәбәр итә.

Бәйгегә журналист материаллары (репортаж, мәкалә, очерк, интервью һәм басма матбугаттагы, массакүләм-матбугат чаралары интернет-сайтларындагы, радио һәм телевидениедәге башка мәгълүмати материаллар) кабул ителә.

Тәкъдим ителгән материаллар 2018 елның 1 гыйнвареннан 2019 елның 31 мартына кадәр басма матбугатта чыккан, массакүләм-матбугат чаралары интернет-сайтларында урнаштырылган, радио һәм телевидениедә яңгыраган булырга тиеш. Теләсә-кайсы номинациядә редакцияләрнең иҗат коллективлары да, аерым журналистлар да катнаша ала.

Җиде номинациянең һәркайсында җиңүчеләр акчалата 100 мең премия алачак.

Бәйгене Россия журналистлар берлеге, Башкортстан Республикасы Хөкүмәте, Башкортстан журналистлар берлеге, Мостай Кәрим исемендәге фонд, “Уфа” журналы редакциясе оештыра.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100