news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстаннан узган циклон хуҗалыкларга шактый зыян салган

Уфада давыл коймаларны, светофорны аударган, 18 автомобильгә зыян китергән.

(Казан, 23 апрель, «Татар-информ»). Узган ял көннәрендә Башкортстанда секундына 25 метрга җиткән көчле җил агачларны аударган, хастаханә түбәсен каерган, берничә торак пунктта яшәүчеләр утсыз калган. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

6 муниципаль райондагы 16 торак пунктта 37 йортта электр энергиясе белән тәэмин итүдә өзеклек килеп чыккан, дип хәбәр иттеләр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча Баш идарәсендә. Аларның барысында да 1,5-2 сәгать эчендә ут белән тәэмин итү яңадан торгызылган.

Көчле җил шулай ук Дәүләкән шәһәре Үзәк район хастаханәсенең түбәсенә зыян китергән, Уфа һәм Туймазы шәһәрләрендә - реклама баннерларын, Уфада һәм Благовещенск районында агачларны аударган.

Уфада давыл коймаларны, светофорны аударган, 18 автомобильгә зыян китергән.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot