news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстаннан тилчә вирусын кертмәс өчен авылара юллар да контрольгә алынган

Тилчә авыруы ачыкланган районнан Татарстанның Ютазы районына нибары 40 чакрым.

(Казан, 11 октябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Бүген Татарстанда тилчә вирусын кертмәү максатында 10 саклау посты эшли. Барлык транспорт туктатылып, тәгәрмәчләре юылып йогышсызландырыла, багажниклары, салон эче тикшерелә.

“Республикага Башкортстаннан бер продукция дә үткәрелми. Әгәр салонда теге яки бу продукция табылса, аларны кире борып җибәрү яки шунда ук юк итү эшләре күрелә. Бу тәүлек буенча оештырылган эш. Башкортстан территориясенә трассадан түгел, авыллар аша йөри торган юлларны да исәпкә алу бара. Чөнки Ютазы районы Башкорстанга күрше авылга йөргән кебек кенә йөри, – диде Россельхознадзор идарәсенең дәүләт ветеринария күзәтчелеге бүлеге башлыгы Идрис Гатин.

Искәртеп узабыз, тилчә авыруы табылган авыллардан Ютазы районы нибары 45 чакрым ераклыкта урнашкан. Ә Баулыга 70 чакрым тирәсе.

“Бу тилчә вирусы күчү өчен ерак ара түгел. Шуңа күрә авыл җирлеге башлыкларына зур миссия йөкләнде, алар һәрдаим халык белән элемтәдә булырга, авыл буйлап көнгә бер тапкыр йөреп чыгарга тиеш. Мал табиблары сыер-сарыкның гомумхаләтен тикшерә, температурасын карый. Терлекләр арасында үлем-китем очраклары юкмы, болар барысы да исәпкә алына. Авыруның клиник картинасын мал табиблары төзи. Халык белән берлектә эшләмәсәк, безнең үзебезгә генә авыр булыр иде. Тагын бер кат әйтеп үтәм: халык уяу булырга тиеш. Авыл тормышы уч төбе кебек күренә. Кем сарык, сыер алып кайткан – барысы да белеп тора. Хуҗа кеше авыл җирлегенә терлеген теркәргә тиеш. Әгәр юк икән, бу мәгълүматны тиз арада безгә җиткерсәләр иде”, – диде белгеч.

Башкортстанга якын районнарда көтүләр чыкмый. Кош-кортлар да ябулы режимда.

“Татарстанга тилчә үтеп кермәде дип әйтә алабыз. Шулай да моны искәртү өчен, күрше республикада карантин беткәнче, 21 көн буена сак постлары эшләячәк”, – диде Идрис Гатин.

Моннан тыш, эксперт Татарстанга тилчә вирусына каршы вакцина кайтарылмавын искәртеп узды.

“Ел әйләнәсендә безнең үзәктән Россельхознадзорга планнар куела. 2014 елдан бирле без ел саен 200 проба мониторингка малларның канын алабыз. Авыру килеп чыкканчы ук, һәрнәрсә контрольдә. Безгә әле еллык өстәмә план җиткерелмәде. Ә менә Оренбург, Омск, Ростов өлкәләренә кабаттан план бирелде. Анда уңай пробалар чыккан булуы ихтимал. Бүген әле бездә тилчәгә каршы вакцинация дә рөхсәт ителми. Шуңа күрә бу чирне халык белән берлектә, башка контроль органнары белән сакта торганда, кермәс дип уйлыйбыз”, – диде Россельхознадзор идарәсенең дәүләт ветеринария күзәтчелеге бүлеге башлыгы Идрис Гатин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100