news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстаннан Татарстанга килә торган пассажир автобусы юл кырыена төшеп киткән

Стәрлетамактан Чаллыга бара торган автобуста унөч кеше һәм машина йөртүче була.

(Казан, 22 гыйнвар, "Татар-информ"). Башкортстанда унөч пассажир утырган автобус юл кырыена төшеп киткән. Ул Татарстанга килә торган булган. Бу турыда "Нократ" газетасы хәбәр итте.

Авария Башкортстанның Стәрлетамак районында трассада була. Башлангыч мәгълүматлар буенча, автобус йөртүче идарәне югалта һәм юлдан кюветка төшеп китә.

Юл һәлакәте вакытында салонда унөч пассажир була. Беркем дә зыян күрми. Урында экстрен хезмәт вәкилләре эшли.

Автобусның Стәрлетамактан Чаллыга баруы булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot