news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстаннан Радик Динәхмәтов тарафыннан төзелгән "Кеше..." җынтыгы Татарстан башкаласында танытыла

Басмада утыздан артык татар һәм башкорт шагыйрьләренең әсәрләре урын алган

 (Казан, 24 август, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Бүген сәгать кичке 5тә Татарстан Республикасы Язучылары берлеге бинасында Башкортстанда яшәп иҗат итүче милләттәшебез, танылган музыкант һәм эстрада җырчысы Радик Динәхмәтовның “Кеше...” дип аталган шигырьләр җыентыгы тәкъдим ителә.

Аерым алганда, басмада Габдулла Тукай, Шәехзадә Бабич, Мостай Кәрим, Наҗар Нәҗми, Шәриф Биккол, Әнгам Атнабаев, Кадыйм Аралбай, Роберт Миңнуллин, Ренат Харис, Зәйнәп Биишева, Фәнис Яруллин, Сафуан Алибай, Илдар Юзиев, Госман Садә кебек утыздан артык татар һәм башкорт шагыйрьләренең әсәрләре урын алган. Китапның идея авторы һәм төзүчесе Радик Динәхмәтов, күңелгә иң якын тоелган шигърият әсәрләрен бер җыентыкка туплап, кирәк чакта шундук кулга алырлык өстәл китабы булдырырга теләгән. Басмада урын алган шигырьләрнең төп темасы - Кеше, аның дөньядагы миссиясе, рухи һәм әхлакый сыйфатлары, кешене Кеше иткән асыл кыйммәтләр. Җыентыкта шулай ук авторларның фотосурәтләре һәм һәрберсе турында кыскача белешмә бирелгән.

”Кеше” китабы киң катлам укучыларга адресланган, һәм ул төзүченең сәнгать төрләре синтезын кулланып эшләгән яңа концерт программаларында файдаланачак, шул исәптән мәктәпләрдә әдәбият укытучылары тарафыннан өстәмә дәреслек буларак та куллануы күз алдында тотыла. Китапның мөхәррире – Башкортстанның халык шагыйре, атказанган мәдәният хезмәткәре, Салават Юлаев исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Кадыйм Аралбай; консультанты – педагогия фәннәре кандидаты Ганс Хәкимов.

Әлеге җыентыкны таныту җыенын Татарстан язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан ачып җибәрә. Чарада Роберт Миңнуллин, Эльмира Шәрифуллина, Ренат Харис, Галимҗан Гыйльманов кебек шагыйрьләрнең чыгыш ясаулары көтелә. Шулай ук Башкортстаннан килгән кунаклар да шигырьләр һәм җырлар белән кичәгә ямь өстәячәк. “Кеше” шигырьләр китабын таныту чарасының әдәби-музыкаль программасын Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия театры артисты Илдар Гомәров алып бара. Чыгышлар татар җырчылары Нурзадә һәм Радик Динәхмәтов башкаруында татар һәм башкорт җырлары белән үрелеп барачак. Шулай ук Башкортстанның күренекле музыканты Мәүлет Ямалтдинов кичәне курай моңнары белән бизәячәк.

Бүген буласы кичәдә күренекле язучы һәм күп санлы җырлар сүзләре авторы Фәнис Яруллинның тормыш иптәше Нурсөя ханым, Кави Латыйповның улы Рунар, Илдар Юзиевның улы Салават та мәртәбәле кунаклар буларак урын алачак.

Китап, Әдәбият елына багышланып, төзүчесе Радик Динәхмәтовның 50 яшьлек юбилее уңаеннан чыгарылган.

Быел дөнья күргән бу басма Уфада Башкортстан китап сөючеләренә зурлап оештырылган махсус кичәдә тәкьдим ителергә өлгергән инде. Әлеге җыентык белән Төркия филологлары да кызыксына, алар әлеге җыентыкны, югары уку йортларында тюркология бүлегендә белем алучыларга хәзерге заман татар-башкорт әдәбияты үрнәге буларак тәкъдим ителүгә лаек китап, дип бәялиләр.

25 августта  исә Башкортстан кунаклары җәлилчеләрнең батырларча һәлак булуына 71, драматург, публицист, җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллинның тууына 80 ел тулуга багышланган чараларда катнашачаклар. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100