news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстаннан килә торган машина белән авариядә өч олы кеше һәм бала имгәнгән

Авария бүген республиканың Әлмәт районында төнге сәгать дүртләр тирәсендә булган.

Башкортстаннан килә торган машина белән авариядә өч олы кеше һәм бала имгәнгән

(Казан, 1 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Башкортстан номерлары куелган Hyundai машинасы Татарстанда юл кырыена төшеп киткән, басудан берничә метр барып, түбәсенә капланган.

Шаһитлар сөйләвенчә, авария бүген республиканың Әлмәт районында төнге сәгать дүртләр тирәсендә булган.

«Һәлакәт урыныннан табиблар дүрт зыян күрүчене — ике ир-атны, хатын-кызны һәм җиде яшьлек баланы алып китте. Барысының да башына зыян килгән. Хатын-кыз аркасындагы көчле авыртуларга зарланды», — диделәр авария шаһитлары.

news_right_1
news_right_2
news_bot