news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстаннан кертелгән продукция арасында вируслы ризыклар табылмаган

Башкортстан белән Татарсан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре арасында бәйләнеш ныклы, ди Татарстан Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе белгече.

(Казан, 11 октябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Башкортстаннан кертелгән продукция арасында вируслы ризыклар табылмаган. Бу хакта бүген “Татар-информ” омәгълүмат агентлыгы оештырган матбугат конференциясендә Татарстан Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең терлекләрдә йогышлы авырулар һәм әлеге авыруларга каршы чаралар уздыруны оештыру бүлеге җитәкчесе Александр Козлов хәбәр итте. Матбугат очрашуы Татарстанда тилчә (ящур) авыруына каршы көоәш юлларын эзләүгә багышланган иде.

“Башкортстан, нигездә, Туймазы районы белән Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре арасында бәйләнешләр ныклы. Мисал өчен, Бәләбәй сөт заводына продукция тапшыра торган оешмалар бихисап. Башкортстаннан кертелгән продукция мониторингы ясалды. Бүгенге көнгә вируслы ризык ачыкланмады, – диде Александр Козлов.

Исегезгә төшерәбез, Башкортстанда тилчә авыруыннан котылу өчен мал-туар, мал азыгы һәм эш кораллары юк ителә.

“Башкорстанда үткәрелгән барлык чаралар белән беррәттән, Татарстанга әлеге вирус үтеп кермәсен өчен ике республика чигенә ветеринария белгечләре, ветеринария хезмәте, Россельхознадзор белгечләре һәм хокук саклау органнары белән берлектә, тәүлек буе эшли торган 10 пост куелган. Алар тере мал, азык-төлек, сөт һәм ит продукциясе төягән һәр үткән машинаны туктатып, дезинфекция ясый, тикшерә”, – диде эксперт.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100