news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстаннан Хаҗ сәфәренә чыгу дәвам итә

Быел Хаҗ сәфәренә Башкортстаннан 350 кеше бара

(Уфа, 16 ноябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстан диния нәзарәтләре һәм мәчетләре оештыруы белән изге хаҗ сәфәренә тупланган дин кардәшләр изге юлга бүген дә чыга.
Моңа кадәр дә ике төркем Мәккә тарафларына юл тоткан иде инде. Быел Хаҗ сәфәренә Башкортстаннан 350 кеше бара. Былтыр 400 дән күбрәк кеше барган булган. Быелгы соңгы төркем саваплы юлга 19 ноябрь көнендә чыгачак. Шушы ерак џәм катлаулы сәфәргә мөэмин мөселманнар “Идел-хаҗ” һәм “Аира-тур” ширкәтләре аша бара. Әлеге сәфәр һәр кешегә 70 мең сумнан алып 140 мең сумга кадәр төшә. Хаҗ кылырга теләүчеләр арасында төрле яшьтәге һәм төрле һөнәр ияләре бар. 16 яшьтән 82 яшькә кадәрге кешеләр арасында хаҗга икенче-өченче тапкыр баручылар да бар.
Башкортстан мөселманнары диния нәзарәте рәисе, мөфти Нурмөхәммәт хәзрәт Нигъмәтуллин әйтүенчә, дин кардәшләрне изге хаҗ сәфәренә яхшылап әзерләү өчен, күп тырышлык салынган.
Хаҗилар туган якка 6-12 декабрьдә әйләнеп кайтачак. Һәр хаҗи, сәфәр вакытында тоту өчен, корбанлык акчаларын да әзерләп куйган.
Шул ук вакытта Уфада Корбан гаетенә әзерлек тә бара. Иң күп корбанлык, һәр елдагыча, имамы Мөхәммәт хәзрәт Галләм булган “Ихлас” мәчетендә чалыныр дип көтелә. Мөхәммәт хәзрәт Уфада быел да Корбан бәйрәмнең бик колачлы үтәчәген әйтте. Хәзердән үк инде, “Ихлас” мәчете аша гына да йөзләрчә сарык џәм сыер малын сатып алу өчен, гаризалар язылган.
Корбан чалулар шулай ук Уфаның Тукай урамындагы Җәмигъ мәчетендә һәм “Ләла-Тюльпан” мәчетендә дә оештырыла. Аларда бәйрәмгә килгән дин кардәшләрне хуш исле шулпа һәм пылау белән сыйлаулар да каралган. Кайбер мәчетләрдә сәнгать осталарының чыгышлары да көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100