news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстаннан быел Татарстан югары уку йортларына керергә теләүчеләр бермә-бер артты

Башкортстаннан быел Татарстан югары уку йортларына керергә теләүчеләр бермә-бер артты

(Уфа, 15 июнь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Быел Башкортстаннан Татарстандагы югары уку йортларына укырга керергә теләүче татар егетләре һәм кызлары саны бермә-бер арткан. Бу хакта әле генә Казаннан әйләнеп кайткан җәмәгать эшлеклесе һәм композитор Алик Локманов белдерде.

Алик Харис улы Локманов - Башкортстан Татар милли-мәдәни мохтариятенең мәдәни мәсьәләләр комиссиясе рәисе. Мәгариф мәсьәләләрен дә аның төркемендәге милләтпәрвәрләр һәрдаим тикшерүдә тота һәм тәгаен эшләр башкара. Әле Алик әфәнде Казанга, Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитетына Башкортстаннан быел Татарстан вузларында укырга керергә теләк белдергән яшьләрнең исемлеген алып барып тапшырган. Мәгълүм булуынча, Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче татар яшьләренә Татарстандагы югары уку йортларында белем алу өчен аерым квоталар бүленә.

Алик Локманов сүзләренчә, быел Башкортстан татар балалары рухи мәркәзебездә белем алырга теләк белдереп, алдан ук гаризалар бирә башлаган. Башкортстан Татар конгрессы Башкарма комитеты, “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы, “Азатлык” татар яшьләре берлеге һәм Бәләбәйдәге данлыклы татар гимназиясе җитәкчеләре Татарстанда укырга теләүче балаларның аерым-аерым исемлекләрен әзерләп тапшырган. “Нәтиҗәдә, Башкортстаннан җәмгысе йөзгә якын татар егетләре һәм кызларының быел Казанга һәм Татарстанның башка шәһәрләрендәге вузларга барып укырга теләк белдергәнлеге ачыкланды, - ди А. Локманов. - Мондый хәлнең моңарчы булганы юк иде. Хәзер инде якташ балаларның мөмкин кадәр күбрәгенең укырга керә алуын гына телисе кала”.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100