news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанлылар Пермьдәге җыенда катнаша

Башкортстаннан берничә төркем вәкиллек Пермь краена китте. Якташлар анда кичә башланган “Мөселман дөньясы – 2009” исемле форумда катнаша

(Уфа, 4 декабрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстаннан берничә төркем вәкиллек Пермь краена китте. Якташлар анда кичә башланган “Мөселман дөньясы – 2009” исемле форумда катнаша.
Пермьдәге әлеге җыен Россиядә беренче тапкыр оештырылган мөселман мәдәнияте форумы. Бу җыен Россиянең һәм чит илләр мөселман җәмгыятьләренең, ислам дин әһелләренең бәйләнешләрен ныгыту максатын куя, дип әйтелә.
Кунаклар арасында дин әһелләре һәм милли оешмалар вәкилләре генә түгел, ә халык иҗаты үрнәкләрен эшләүче алтын куллы осталар да, китап нәшер итүчеләр дә, умарта балы җитештерүчеләр дә, мамык шәл бәйләүчеләр дә бар.
Башкортстаннан Пермьдәге җыенга Зәйнәп Биишева исемендәге Башкортстан “Китап” дәүләт нәшрияты зур бер машина белән башкорт һәм татар телләрендә басылган китапларны җибәрде. Шулай ук Пермьгә мамык шәл бәйләүчеләр белән бал продукциясен эшләүчеләр дә үз малларын алып китте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100