news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанга тилчә авыруына каршы 350 мең доза вакцина кайткан

Тилчә вирусына каршы вакцина федераль программа нигезендә гамәлгә ашырыла.

(Казан, 11 октябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Башкортстанда тилчә вирусын юк итү өчен күп төрле чаралар үткәрелә, тилчә авыруына каршы 350 мең доза вакцина кайткан Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы оештырган матбугат конференциясендә билгеле булды.

“Башкорт коллегаларыбыз тилчә вирусына каршы көрәштә һәр төрле чаралар үткәрә, – диде Татарстан Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең терлекләрдә йогышлы авырулар һәм әлеге авыруларга каршы чаралар уздыруны оештыру бүлеге җитәкчесе Александр Козлов. – Инфекция учагыннан 30 чакрым радиуста вакцинация эшләре бара. Бу – Туймазы һәм аңа якын өч район дигән сүз. Татарстан территориясендә мондый чаралар әлегә юк. Чөнки тилчәгә каршы вакцина мәсьәләсе федераль кануннар белән хәл ителә".

Аның сүзләренчә, соңгы елларда Россиянең 35 субъектында тилчәгә каршы вакцина ясалган. Бу – илнең көньяк чигендәге буфер зонасы. Кытай, Монголия, Казахстан белән чиктәш төбәкләр планлы вакцина тәртибенә кертелгән. Бу – Россиягә тилчә вирусын кертмәүдә аерым бер саклагыч рольне үтәгән. Тилчә вирусы илдә бик күп таралган. Африка, Азия илләре, Әфганстан, Кытай, Казахстан, Кыргызстан да тилчә вирусыннан азат түгел.

“Безгә тилчә вирусы килеп җитмәс дигән гарантия беркайчан да булмады. Бу очракта шулай килеп чыкты да, – ди бүлек башлыгы. – Вакцина профилактикасы – бик катлаулы процесс. Чөнки әлеге вирусның 8 төре билгеле. Алар һәрберсе төркемчәләргә бүленгән. Бер төр вирус белән авырган мал, икенче төренә дә дучар булырга мөмкин”.

Россия Федарациясе территориясендә тилчә вирусының А, О, Азия1 типлары билгеле. Александр Козлов, Татарстанда малларга ясала торган профилактик прививкалар турында да әйтеп узды.

“Теге яки бу мал авыруын кисәтү, иммунитетны арттыру өчен, олы терлекләргә елына ике, яшь терлекләргә һәр өч ай саен прививка ясарга кирәк. Шулай да, вазгыять контрольдән чыкса һәм тилчә вирусы Идел буе федераль округының башка төбәкләренә күчсә, без вакцина профилактикасына да күчми булдыра алмыйбыз. Безгә нәкъ XX гасыр тарихын кабатларга кирәк булачак. Шулай да башкорт коллегаларыбыз әлеге вирусны бетерүдә бар көчләрен куярлар, дип уйлыйм. Без дә үз чиратыбызда, вирус Татарстан территориясенә үтеп кермәсен өчен кулыбыздан килгәннең барысын да эшләячәкбез. Чөнки бу – бик зур чыгымнар. Шулай ук ул көндәшлеккә сәләтле товар җитештерүчеләрнең дә рейтингын төшерә”, – дип белгеләп үтте Татарстан Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең терлекләрдә йогышлы авырулар һәм әлеге авыруларга каршы чаралар уздыруны оештыру бүлеге җитәкчесе Александр Козлов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100