news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Башкортстанга Пермьдәге милләттәшләр килде

Пермь, Чернушка , Оса, Куеда шәһәрләре, Барда, Октябрь һәм башка районнар вәкилләре әлеге делегациянең үзәген тәшкил итә

(Уфа, 12 ноябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Бүген Уфага Пермь крае мәдәнияте көннәре кысаларында 130 кешелек зур вәкиллек килде.
Әлеге чарада катнашу өчен, Башкортстанга Пермь краенда яшәүче күренекле татар һәм башкортлар чакырылган. Алар арасында дәүләт хакимияте вәкилләре, эшкуарлар, галимнәр, милли оешмалар җитәкчеләре һәм сәнгать коллективлары бар. Пермь, Чернушка , Оса, Куеда шәһәрләре, Барда, Октябрь һәм башка районнар вәкилләре әлеге делегациянең үзәген тәшкил итә.
Мәдәният көннәре программасы гаять бай. Аның кысаларында туган телләрне саклау һәм Пермь краенда яшәүче милләттәшләрнең милли мәдәни-ихтыяҗларын канәгатьләндерү мәсьәләләренә багышланган “түгәрәк өстәл” сөйләшүе оештыру да каралган.
Ә инде Башкортстан дәүләт филармониясе бинасы фойесында алтын куллы осталар һәм һәвәскәр рәссамнар эшләре күргәзмәсе, милли аш-су, китап һәм аудиоязмалар сәүдәсе оештырыла. Башкортстан дәүләт филармониясендә Пермь крае иҗат коллективлары 13 ноябрь көнне гала-концерт тәкъдим итә.
Пермь краенда яшәүче милләттәшләр белән бәйләнешләр соңгы елларда шактый ныгый бара. Пермь крае вәкилләре Башкортстанның үзләренә чиктәш булган районнарына мәдәният көннәренә даими килсә, башкортстанлылар да Пермь төбәгендә яшәүче милләттәшләребез янына барып төрле мәдәни чаралар оештыра.
Әлеге мәдәният көннәрендә Пермь крае миәттәшләре белән милли проблемалар хакында сөйләшүләр дә бик мәгънәле һәм нәтиҗәле булыр дип көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100