news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Башкортстанга Буа Сатира театры иҗат сәфәренә килде

Башкортстан бу көннәрдә төрле сәнгать коллективларын кабул итә

(Уфа, 26 октябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстан бу көннәрдә төрле сәнгать коллективларын кабул итә.
Республикага Татарстанның Буа Сатира театры артистлары да чираттагы гастрольләргә килде. Бу юлы популяр сәнгать коллективы Уфа, Нефтекама, Яңавыл, Агыйдел, Стәрлетамак шәһәрләрендә һәм Борай, Тәтешле районнары сәхнәләрендә чыгыш ясый.
Күршеләрнең иҗат сәфәре 7 ноябрьгә кадәр дәвам итә. Танылган драматург Туфан Миңнуллинның “Кияүләр”, Аманулланың “Әкәмәт кәмит” һәм Х.Ибраһимның “666 нумер” спектакльләрен тәкъдим итә кунаклар.
5-6 ноябрь көннәрендә Буа театры Уфага килеп, УЗЭМИК мәдәният сараенда “Әкәмәт кәмит” һәм “666 нумер” спектакльләрен күрсәтә. Ә 7 ноябрь көнне кунаклар Стәрлетамак шәһәрендәге чыгышлары белән Башкортстанга әлеге гастрольләрен тәмамлый.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100