news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстандагы юл һәлакәтендә тугыз кешенең гомере өзелгән

Һәлакәт М5 федераль юлында Олы Теләк авылыннан ерак түгел килеп чыккан.

(Казан, 27 февраль, “Татар-информ”). Микроавтобус һәм йөк машинасы белән булган юл һәлакәтендә тугыз кешенең гомере өзелгән. Бу хакта Башкортстан Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.

Әлеге юл һәлакәте бүген көндез М5 трассасының 1546 километрында Олы Теләк авылыннан ерак түгел булган. Башлангыч мәгълүматлар буенча, юл һәлакәте «МАН» йөк машинасы һәм «Мерседес» микроавтобусы катнашында булган.

Бәрелешү аркасында, ике транспорт чарасы да юл читенә төшеп киткән. Хәзерге вакытта тугыз кеше үлүе турында хәбәр ителә.

Урында коткаручылар һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре эшли.

news_right_1
news_right_2
news_bot