news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Башкортстандагы югары түрә кулга алынды
Россия Эчке эшләр министрлыгының Башкортстан идарәсеннән хәбәр итүләренчә, Н. Колобов зур күләмдә ришвәтчелектә шикләнелә
Скопировать ссылку
(Уфа, 19 октябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстан югары җитәкчелеге даирәләрендә чираттагы җәнҗал.
“Ростехнадзор” идарәсен вазифаларын башкаручы Николай Колобов кулга алынды. Россия Эчке эшләр министрлыгының Башкортстан идарәсеннән хәбәр итүләренчә, Н. Колобов зур күләмдә ришвәтчелектә шикләнелә. Соңгы ике елда төрле ширкәтләрдә тикшерү оештырып, алардан акчалата да, әйберләтә дә “күчтәнәчләр” алган ул. Ришвәт күләме 2,5 миллион сум чамасы дип исәпләнә.
Николай Колобовны башка кырын эштә дә шикләнәләр. Үзенең улы аша югары түрә бер коммерция ширкәтенә җитәкчелек иткән, дип әйтелә БР Эчке эшләр министрлыгы идарәсе матбугатка бәян иткән мәгълүматларда.
Әле Николай Колобов кулга алынып, тикшерү бүлегенә ябылган. Аның башка гаепләре булу-булмавы да ачыкланачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2