news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстандагы турнирда Татарстан көрәшчеләре берничә җиңү яулады

Турнирда Россиянең 12 төбәгеннән килгән 253 көрәшче һәм Казахстан Республикасы вәкилләре катнаша.

Башкортстандагы турнирда Татарстан көрәшчеләре берничә җиңү яулады
bashinform.ru

(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ»). 15-18 ноябрьдә Уфада полиция генерал-лейтенанты Артур Әхмәтханов истәлегенә көрәш буенча Бөтенроссия турнирында Татарстан көрәшчеләре берничә җиңү яулады. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Ярышларда ир-атлар (тугыз үлчәү категориясендә) һәм яшүсмерләр (сигез үлчәү категориясендә) катнаша. Башкортстан Спорт министрлыгы мәгълүматларына караганда, турнирда Россиянең 12 төбәгеннән килгән 253 көрәшче һәм Казахстан Республикасы вәкилләре бил алыша. Башкортстаннан исә ярышларда 87 ир-ат һәм 135 яшүсмер катнаша.

Ярышлар барган ике көн эчендә яшүсмерләр арасында җиңүчеләр ачыкланды. Финалда Башкортстан көрәшчеләре – дүрт, Татарстан вәкилләре – ике, Оренбург көрәшчеләре бер алтын медаль яулады. Яшүсмерләр арасында барлык үлчәү категорияләрендә дә Башкортстан спортчылары икенче урынны алды, алар барлыгы сигез көмеш медальгә лаек булды. Башкортстанның – 11, Татарстанның – ике һәм Оренбургның бер спортчысы өченче урынны яулады.

Ир-атлар арасында тугыз финал очрашуының сигезендә Башкортстан вәкилләре өстен чыкты, 100 килограммнан югарырак үлчәү категориясендә Оренбург көрәшчесе җиңде. Башкортстанның – җиде, Татарстанның ике көрәшчесе көмеш медальгә лаек булды. Өченче урыннар түбәндәгечә бүленде: 15 җиңүче – Башкортстаннан, икесе – Пермь краеннан, берсе – Татарстаннан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100