news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Башкортстандагы Татарбай авылы юбилеен бәйрәм итте
Биредә авылдашлар һәм кунакка кайткан якташлар авылның 300 еллык юбилеен билгеләде
Скопировать ссылку
(Уфа, 22 июнь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанның Мишкә районныдагы данлыклы татар авылы Татарбайда истәлекле вакыйга. Биредә авылдашлар һәм кунакка кайткан якташлар авылның 300 еллык юбилеен билгеләде.
Бәйрәм чараларына алдан ук ныклы әзерлек алып барылды. Авыл урамнары, йорт-куралар төзекләндерелде, агачлар утыртылды. Авылның данлыклы татар гаиләләре үзләренең нәсел агачларын – шәҗәрәләрен дә төзеде.
Татарбайның 300 еллык тантаналары авылдагы өченче мәчетне ачу тантанасы белән ачылып китте. Аны авылдан чыккан булдыклы эшкуар Филүс Гыйльфанов төзеткән. Шулай ук бу изге эштә авылдашлар да ярдәм итеп торган. Ходай йортына Филүс әфәнденең әнисе хөрмәтенә “Бибикамал мәчете” дип исем бирелде.
Мәчет ачу тантанасына Уфадан Башкортстан мөселманнары диния нәзараты рәисе, мөфти Нурмөхәмәт Нигъмәтуллин җитәкчелегендәге вәкиллек тә барган иде. Татарбайда өченче Аллаһ йорты ачылуны Нурмөхәмәт хәзрәт биредә иманлы, тәртипле халык яшәү белән бәйләп аңлатты. Бәйрәм чарасында катнашкан Мишкә районы хакимияте башлыгы Виталий Андреев исә татарбайларның элек-электән тырыш һәм бик тә уңган халык булуын ассызыклады.
Мәчет ачу тантанасыннан соң, бәйрәм чаралары сабантуй мәйданында дәвам итте. Анда “Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәме дә, сабантуй бәйгеләре һәм уеннары да оештырылды. Читтән кайткан авылдашлар бу көнне рәхәтләнеп аралашты, сагыну-сагышларын басты һәм туган авыллары өчен горурлануларын белдерде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot