news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстандагы татар укытучысы тәҗрибә уртаклаша

Башкортстанның Бүздәк районындагы Кәпәй-Кобау исемле татар авылын урта мәктәбендә татар укытучыларының “түгәрәк өстәл” сөйләшүе булып үтте

(Уфа, 4 март, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанның Бүздәк районындагы Кәпәй-Кобау исемле татар авылын урта мәктәбендә татар укытучыларының “түгәрәк өстәл” сөйләшүе булып үтте.
Анда районның татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты. Әлеге фикер алышу өчен Кәпәй-Кобау урта мәктәбенең сайлануы очраклы түгел. Нәкъ менә шушы мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рима Гәрәева, мөгаллимлек эшчәнлегендәге зур уңышлары өчен, Россия президентының 100 мең сумлык грантына лаек булган иде.
Кәпәй-Кобау урта мәктәбендә узган очрашуда укытучылар татар телен һәм әдәбиятын укытудагы яңа алымнар турында сөйләште һәм Рима Гәрәеваның алдынгы эш тәҗрибәсе белән кызыксынды. Кырык еллык мөгаллимлек тәҗрибәсе булган Рима ханымның уртаклашыр алымнары, яңа эш ысуллары байтак, билгеле. Дәресләрне фәһемле, үтемле һәм укучыларның күңелен яуларлык дәрәҗәдә үткәрүгә оста мөгаллимәгә заманча технологияләрне уңышлы файдаланудан тыш, төбәк материалын да шушы максатларга юнәлтү булышлык итә. Рима ханым, үзенең дәресләрендә балаларга киңкырлы белем бирү белән генә чикләнмичә, сәләтле, иҗатка омтылучы балалар белән аерым эшләүне дә кагыйдә итеп алган. Аның укучылары һәрдаим төрле олимпиадаларда һәм башка бәйгеләрдә гел алдынгы урыннарны яулый.

news_right_1
news_right_2
news_bot