news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Башкортстандагы татар шагыйре Рәфис Мөхәммәтдиновның юбилее
Башкортстанның Яңавыл шәһәрендә яшәүче татар шагыйре Рәфис Мөхәммәтдиновка 50 яшь тулды
Скопировать ссылку
(Уфа, 3 март, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанның Яңавыл шәһәрендә яшәүче татар шагыйре Рәфис Мөхәммәтдиновка 50 яшь тулды. Шушы уңайдан күп каләмдәшләреннән һәм якташларыннан ихлас котлаулар кабул итә ул бу көннәрдә.
Рәфис Мөхәммәтдинов авыр язмышлы милләттәшебез. Тумыштан ук хәрәкәт итүдән мәхрүм ул. Әмма, көчле рухлы шәхес буларак, үзенең алтын юбилеен илһамлы иҗатта каршы алды, яңа әсәрләрен чыгарды Рәфис Мөхәммәтдинов.
Берничә ел элек Тәтешле районы типографиясендә Рәфис әфәнденең 136 битлек шигырьләр җыентыгы да нәшер ителде. “Йөрәгем тавышы” дип исемләнгән ул китапка талантлы шагыйрьнең соңгы берничә елда язылган әсәрләре кергән. Үзен озак еллар буена, яшь баланы баккан кебек, кадерләп тәрбияләгән әнисенә, бу дөньялардан вакытсыз иртә киткән әтисенә багышланган шигырьләр дә күп анда. Хәзерге катлаулы заман турында фәлсәфи шигырьләре, мәхәббәт лирикасы да шигърият сөючеләрнең күңелен яуларлык.
Яңавыл шәһәрендә һәм районның Рәфис Мөхәммәтдинов туып үскән Яңа Уртавыл авылында аны хөрмәтләү кичәләре оештырылачак. Әле республика гәзитләрендә юбилярның яңа әсәрләре шәлкемнәре дөнья күрә башлады.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot