news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстандагы татар оешмасы Радий Хәбиров бер милләтне дә кимсетмәс дип уйлый

Зәлия Ахунова, татар милли оешмасы эшчәнлеге белән шөгыльләнү сәбәпле, Мортаза Рәхимов чорында 6 ел эшсез утырырга мәҗбүр булуын әйтте.

(Казан, 12 октябрь,“Татар-информ”, Альбина Мөхәммәдиева). Башкортстан Республикасының «Берлек» татар иҗтимагый мәдәни-мәгърифәт оешмасы рәисе урынбасары Зәлия Ахунова Башкортстанның яңа башлыгы Радий Хәбировның Республикага файда китерәчәгенә ышануын әйтте. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә сөйләде.

  • Кчиә Россия Президенты карары белән Радий Хәбиров Башкортстан Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп билгеләнде.

“Радий Хәбировны максатчан кеше буларак беләм. Җитәкче яхшы ниятләр белән, бер милләтне дә кимсетми эш алып барырга тиеш. Монда халык төрле фестивальләр, мәдәни чаралар ярдәмендә үз милләтен, телен саклап калырга тырыша. Яңа республика Башлыгына бик зур өметләр баглыйм”, - диде ул.

Зәлия Ахунова республиканың элекке җитәкчеләренә карата да фикерен белдерде. Ул элекке “Азатлык” иҗтимагый оешмасы рәисе буларак Мортаза Рәхимов чорында зур кыенлыклар күрүен әйтте.

“Азатлык” газетасын күтәрергә, “Яшьләр театры”н, “Нәүрүз” студиясен ачып җибәрергә тели идем. Әле ул заманда Татарстанда да, Башкортстанда да булмаган татар КВНын башлап җибәргән идек. Шушы планнарны тапшыргач, минем телефоннарымны тыңлый башладылар, һәр адымымны тикшерделәр. 6 ел буена өйдә балалар белән утырдым, радиода эшләдем”, - ди Зәлия Ахунова, Мортаза Рәхимов чорына бәя биреп.

Республика Башлыгы итеп Рөстәм Хәмитов сайлангач, мәдәният өлкәсендә рәхәтләндереп эшләргә мөмкинлекләр туды, ди ул. “Әмма Рөстәм Хәмитов җитәкчелегендә беркайчан да Дәүләт ягыннан матди ярдәм күрсәтүче булмады. Шуңа карамастан, аның заманында татар чаралары үткәрүгә каршы килүче дә булмады”, - ди ул.

“Рөстәм Хәмитовның миңа ярдәме дә, начарлыгы да тимәде. Шуңа күрә, аның китүе әллә ни олы хис-кичерешләр тудырмый. Яңа себерке яңача себерә башлый диләр. Яшьрәк кеше килгәч, башкачарак уйлап эшләр дип уйлыйм. Республикага үзгәрешләр кертер дип өметләнәм”, - ди Зәлия Ахунова.

Фотода Радий Хәбиров 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100