news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстандагы татар мәктәбе юбилеен билгели

Башкортстанның күпчелек халкын татарлар тәшкил иткән Чакмагыш районындагы Үрнәк урта мәктәбендә истәлекле вакыйга. Әлеге данлыклы белем учагына 100 ел тулды

(Уфа, 25 гыйнвар, “Татар-информ, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанның күпчелек халкын татарлар тәшкил иткән Чакмагыш районындагы Үрнәк урта мәктәбендә истәлекле вакыйга. Әлеге данлыклы белем учагына 100 ел тулды.
Бу мәктәп 1910 елда беренче сыйныфка укучылар кабул итә. 1935 елда ул җидееллык мәктәпкә әверелә. Ә 1940 елда урта мәктәп статусын ала. Үрнәк авылының тарихы бик бай. Биредә татарларның 12 гасырдан ук яшәве мәгълүм. Бу хакта профессор Зәки Кәримовның һәм башка галимнәрнең эзләнүләре дәлилли. Бу авыл кешеләре 1810-1812 елларда французларга каршы яуларда тиңсез батырлыклар күрсәткән. Аларның юлбашчылары Асылхуҗа Бакиров Изге Анна ордены белән бүләкләнгән. Аңа дворян дәрәҗәсе бирелә.
Күп еллар авыл кантон үзәге була. Кантонга 200ләп авыл керә. Авылның өч мәчете янындагы мәдрәсәләрдә ир балаларның байтак өлеше белем алган. Кызлар төркемен абыстайлар гарәпчә укырга-язарга өйрәткән.
Үрнәк авылы мәктәбе милләтебезгә бик күп атаклы шәхесләр биргән. Алар арасында йөздән артыгы укытучы, табиб һәм башка дистәләрчә хөрмәтле һөнәр ияләре булып киткән. Җиде укучы кандидатлык диссертациясе, өчесе докторлык диссертациясен яклаган. Бишесе доцент, дүртесе профессор һәм берсе академик булып, фән дөньясында билгеле шәхесләргә әйләнгән. Үз һөнәрләрендә Башкортстанның һәм Русиянең атказанган исемнәрен алучылар да утыздан артык.
Әле Чакмагыш районында, Үрнәк мәктәбенең зур юбилеен истә калырлык итеп бәйрәм итү өчен, әзерлек эшләре бара. 100 еллыкта очрашу өчен, авылдашлар илнең төрле почмакларыннан кайтачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100