news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстандагы татар композиторы турында китап чыкты

Казандагы “Сүз” нәшриятында күренекле якташыбыз хакында “Синеке бит без, Төмәнәккәем!” исемле китап басылып чыкты

(Уфа, 1 октябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанның Туймазы районында яшәүче танылган татар композиторы Фәнир Галимов зур куаныч кичерә бу көннәрдә.
Казандагы “Сүз” нәшриятында күренекле якташыбыз хакында “Синеке бит без, Төмәнәккәем!” исемле китап басылып чыкты.
“Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем алган Фәнир Галимов Башкортстандагы һәм Татарстандагы сәнгать әһелләре, әдипләр, галимнәр белән тыгыз хезмәттәшлектә, самими дуслыкта яши. Әле басылып чыккан китапта да аның иҗатташ, фикердәш дуслары аңа карата иң җылы сүзләрен язган.
Татарстанның халык шагыйрьләре Илдар Юзеев белән Роберт Миңнуллин, профессор Фоат Галимуллин, Татарстанның халык артистлары Зәйнәп Фәрхетдинова һәм Зөфәр Билалов, шулай ук Башкортстан сәнгатькәрләре ихлас мөнәсәбәтен белдерә Фәнир Галимовка. Китапта төрле газета-журналларда Ф. Галимов турында дөнья күргән язмалар да урын алган. Җыентыкның икенче өлешендә татар композиторының 55 җыры ноталары белән бирелгән.
Әйе, талантлы милләттәшебез Фђнир Галимовның илһамлы һәм чын милли иҗаты Башкортстанда гына түгел, ә Татарстанда да, татарлар белән башкортлар яшәгән башка төбәкләрдә дә киң билгеле. Аеруча Татарстандагы мәдәни чараларда еш катнаша Фәнир әфәнде. Иҗатташ дуслары да күп аның. Бигрәк тә Фђн Вәлиәхмәтов белән якын дуслар алар. Фәнир белән Фән әфәнделәрнең озак еллар иќади дуслыкта яшђве башкаларга да үрнәк. Мисал љчен, Фђн Вђлиђхмђтовныћ “Безне кљтђлђр” дип исемлђнгђн альбомындагы барлык ќырларны да Фђнир Галимов иќат иткђн. Ул альбом бигрђк тђ гармун моћын љстен књргђн миллђттђшлђребез љчен зур бњлђк булды. Чљнки андагы ќырлар гармун белђн генђ башкарыла. Кайбер ќырларны Фђн Вђлиђхмђтов њзе гармунда уйнап, њзе башкара. Фән Вәлиәхмәтов белән Фәнир Галимов быел кардәшләребез чакыруы буенча Австралиядә иҗат сәфәрендә дә булып кайтты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100