news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстандагы татар композиторы икенче иҗат елын ача

Танылган татар композиторы һәм җырчы Илдар Низамов та республика тамашачыларына өр-яңа программасын күрсәтә

(Уфа, 5 октябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Бу көннәрдә Башкортстан сәнгать осталары бер-бер артлы яңа иҗат мизгелендәге тамашаларын тәкъдим итә.
Танылган татар композиторы һәм җырчы Илдар Низамов та республика тамашачыларына өр-яңа программасын күрсәтә. Яңа сәнгать елын үзенең икенче иҗат сезоны сыйфатында каршылый ул. Бүген яңа сезондагы тамашаларын Уфа районы Алексеевка авылындагы чыгышы белән башлый популяр композитор һәм җырчы.
Илдар Низамовның иң матур җырларын бу программада Фидан Гафаров, Фәдис Ганиев, Лилия Биктимерова һәм башка талант ияләре башкара. Башкортстан җырчылары гына түгел, ә Татарстанның күренекле артистлары да катнаша концертта. Уфага килгән Хәмдүнә Тимергалиева, Илһам Шәриф, шулай ук “Сәйдәш” бию ансамбле дә әлеге тамашага ямь өсти.
Илдар Низамовның иҗат кичәсе сыйфатында узучы концертларда гел аның язган җырлары гына яңгырый. Аларның кайберләрен автор үзе дә башкара.
Татар композиторы үзенең иҗатташ дуслары белән октябрь ае ахырына кадәр Башкортстанның байтак районнарында һәм барлык зур шәһәрләрендә чыгыш ясый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100