news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Башкортстандагы татар газетасы юбилее
“Благовар хәбәрләре” газетасы журналистларын котларга Уфадан да, күрше-тирә районнардан да каләмдәшләр, матбугат өчен җаваплы җитәкчеләр килгән иде
Скопировать ссылку
(Уфа, 14 апрель, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанның Благовар районында тантаналар үтте. Биредә татар телендә чыгучы “Благовар хәбәрләре” район газетасының 75 еллыгын бәйрәм иттеләр.
“Благовар хәбәрләре” газетасы журналистларын котларга Уфадан да, күрше-тирә районнардан да каләмдәшләр, матбугат өчен җаваплы җитәкчеләр килгән иде. Район газетасы бүгенге көндә 5 меңнән артык данәдә таратыла.
Благовар районында төрле милләт вәкилләре, хәтта алманнар да яши. Шулай да халыкның күпчелеген татарлар тәшкил итә биредә. Гомумән, Благовар районы татар халкына әллә күпме күренекле шәхесләрне биргән. Милли зыялыларыбызның да иң асыллары туып үскән биредә. Благоварны юкка гына «татар морзалары төбәге» дип әйтмиләрдер. Еникеевлар, Кинзикеевлар, Чанышевлар һәм башка затлы токымнар килеп төпләнгән бу якларга. Аларны икенче төрле итеп «төмән татарлары» дип тә йөртәләр безнең тарафларда. Бу төшенчәне Благовар районында туып үскән күренекле язучыбыз Әмирхан ага Еники дә үз әсәрләрендә кулланган иде.
Әйе, бер Әмирхан Еники белән генә дә Благовар районы бар татар дөньясына данлы була алыр иде. Ә аңардан тыш милләтебезгә күпме гүзәл шәхесләрне биргән әле бу төбәк! Исемнәре бар дөньяга мәгълүм академиклардан Россия Фәннәр Академиясенең Космик тикшеренүләр институты директоры Альберт Галиев, Роберт Нигъмәтуллинны әйтү генә дә җитә. Талантлы композиторыбыз Рим Хәсәнов та Благовар районы үзәге Языково авылында туып үскән, шушында иҗатка тәүге адымнарын ясаган. Кыскасы, үзенең атаклы шәхесләре белән лаеклы горурлана ала Благовар районы. Аларның байтагы мөмкинлек табып, бу көннәрдә үзләренең туган төбәге матбугат басмасы юбилее тантаналарында катнашу өчен кайтты.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot