news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстандагы татар галиме Суфиян Сафуанов Туймазы районында очрашуларда булды

Башкортстандагы татар галиме Суфиян Сафуанов Туймазы районында очрашуларда булды

(Уфа, 23 май, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанда яшәүче күренекле татар галиме, әдәби тәнкыйтьче һәм мөгаллим Суфиян Сафуанов үзенең туган ягы Туймазы районында иҗат сәфәрендә булып кайтты. Анда атаклы галим район үзәге китапханәсендәге очрашуда катнашты һәм туган авылы Бикмәттә, шулай ук үзе белем алып чыккан Түбән Сәрдек урта мәктәбендә оештырылган кичәнең хөрмәтле кунагы булды.

Башкортстанның атказанган фән эшлеклесе Суфиян Гаяз улы үзенең шушы сәфәрен 75 яшьлек юбилее кысаларында оештырды. Узган ел азагында да туган ягына кайтып иҗат кичәсен зурлап үткәргән иде ул. Шул чакта туган мәктәбе укытучылары һәм балалар аны тагын аерым бер очрашуга чакырып калган иде.

Туймазы районы татар халкына байтак күренекле шәхесләрне, асыл затларны биргән. Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Камил Шакир улы Вәлиев та шушы авылдан чыккан данлы якташ. Сәрдек мәктәбе аның да, Суфиян аганың да беренче белем учагы булган.

Мәктәп укучылары һәм укытучылар коллективы белән очрашуда Суфиян Гаяз улы Сафуанов үзенең авыр балалык еллары, Казан дәүләт университетында күренекле затлар белән бергә белем алу чорын искә төшерде. Тормыш юлы, мөгаллимлек хезмәте, фәнни эшчәнлеге, әдәби иҗаты хакында кызыклы итеп сөйләде. Балалар исә якташ абыйларына матур концерт күрсәтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot