news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстандагы татар авылында шәҗәрә бәйрәме үтте

Соңгы елларда биредә даими үткәрелүче шушы күркәм бәйрәм быел да матур урман янындагы акланда шушы төбәктәге авыллар халкын җыйды

(Уфа, 18 июль, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанның Бакалы районындагы Яңа Әлмәт исемле татар авылында шәҗәрә бәйрәме оештырылды.
Соңгы елларда биредә даими үткәрелүче шушы күркәм бәйрәм быел да урман янындагы акланда шушы төбәктәге авыллар халкын җыйды. Яңа Әлмәт авылы кешеләреннән тыш монда Зирекле, Әгъбәз һәм Бакалы авылылларында яшәүче милләттәшләр дә бик теләп килде.
Иң тәүдә якташлар зиратка барып, мәрхүм туганнарының каберләрен тазартты, алар рухына коръән укытты һәм хәерләр өләште. Аннан соң бәйрәм урман акланында дәвам итте.
Бәйрәмнең мәдәни өлеше уңышлы килеп чыксын өчен, Рамил Шакиров җитәкчелегендәге оештыру комитеты зур тырышлык салды. Илле ел элек эшләгән граммофонны мәйдан уртасына урнаштырдылар. Аннан борынгы халык җырлары бәйрәм буе яңгырап торды. Кунаклар Рамил Шакировның тәбрикләү чыгышыннан үз авыллары турында бай мәгълүматлар алды.
Биредәге авыллар кергән элекке “Ударник байрагы”, аннан соң “Ленин юлы” һәм “Маяк” дип үзгәртелгән күмәк хуҗалыкның үсешенә зур өлеш кертүчеләрнең исемнәрен, авыллардан чыккан күренекле шәхесләр турында сөйләде Рамил әфәнде. Берничә гаилә үз нәсел агачларын җентекле тикшереп төзегән. Аларны тыңлаганнан соң, башка кешеләр күңелендә дә үз шәҗәрәләрен өйрәнү теләге уянды.
Бер хуҗалыкка берләшеп тату яшәүче шушы дүрт авыл кешеләре бу көнне табигать кочагында рәхәтләнеп күңел ачты – биеде, җырлады, спорт бәйгеләрендә көч сынашты, күңелле уеннар оештырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot