news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстандагы татар актрисасы юбилеен билгели

Уфадагы књренекле татар актрисасы, Россиянећ атказанган џђм Башкортстанныћ халык артисткасы Зинира Атнабаева 75 яшьлек юбилеен бәйрәм итә

(Уфа, 4 февраль, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Уфадагы књренекле татар актрисасы, Россиянећ атказанган џђм Башкортстанныћ халык артисткасы Зинира Атнабаева тормышында истәлекле вакыйга. Үзенең 75 яшьлек юбилеен бәйрәм итә ул.
Үзе гомере буе эшләгән М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында иртәгә иҗат кичәсен үткәрә Зинира ханым. Бу кичәдә милләтебез кызының тормышына һәм иҗатына сәяхәт кылыначак, ул катнашкан спектакльләрдән өзекләр күрсәтеләчәк.
75 яшьлек юбилеен Зинира Атнабаева үзенә матур бүләк эшләп каршылады. Чираттагы китабын чыгарды ул. Актрисаның гомер юлы һәм иҗаты чагылдырылган анда. Басмада фотосурәтләр дә бихисап.
Милли театр сәнгате, үзенең иҗаты, сәхнәдәш дуслары хакында элекке елларда да ике китап язган иде инде Зинира ханым. “Язмышлар, рольләр” дип аталган китап аеруча матур итеп нәшер ителгән иде. Анда 200дән артык фотосурәт тә урын алган.
Башкортстанда яшђп башкорт милли мђдђнияте џђм сђнгате њсешенђ биниџая зур љлеш керткђн атаклы татарлар бихисап. Танылган миллђттђшебез, Башкортстанныћ халык шагыйре Ђнгам Атнабаевныћ бертуган сећлесе Зинира Касыйм кызы да нђкъ менђ шулар исђбеннђн. Мђќит Гафури исемендђге Башкорт дђњлђт академия драма театрында илле елга якын хезмђт иткђн талантлы актриса шулай итеп њзенећ әдәби књчтђнђчләре белђн дә сөендерә.
Талантлы кеше һәрнәрсәдә талантлы дигәннәре, һичшиксез, дөрес. Каләме дә йөгерек Зинира ханымның, Аның элегрәк драма әсәрләре дә дөнья күргән иде. Мисал өчен, үзенең 70 яшьлек юбилеена М. Гафури театры сђхнђсендђ Зинира Касыйм кызы Атнабаеваныћ “Љзелгђн туй” дип исемлђнгђн драмасы куелган иде. Зур уңыш белән барды ул.
Әле Зинира Атнабаева милли театр елъязмасы булырлык тагын да истәлекләр язып бетереп килүен әйтте. Башкортстандагы артист халкы арасында Зинира ханым беренче булып театр сәнгатенә кагылышлы китаплар язган беренче талант иясе әлегә.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100