news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстандагы танылган татар журналисты вафат

Башкортстанда яшђњче танылган татар журналисты Ђхлђм Вђлиев арабыздан китте

(Уфа, 13 октябрь, “Татар-информ”, Фђнис Фђтхуллин). Башкортстанда яшђњче танылган татар журналисты Ђхлђм Вђлиев арабыздан китте.
Талантлы каләм остасына 73 яшь иде. Авыр чир аңа кайбер иҗади уй-ниятләрен тормышка ашырып бетү мөмкинлеген бирмәде.
Ђхлђм Нәсибулла улы Вђлиев – республикадагы танылган татар журналистларыныћ берсе иде. Кушнаренко районының Бакай исемле татар авылында туып үскән милләттәшебез сугыштан соңгы авыр елларда башта иҗаттан читтәрәк һөнәрләр үзләштерә. Әмма кечкенәдән әдәбиятка һәм туган телгә булган сөю аны журналистикага алып килә. Башкортстан дәүләт университетының филология факультетын тәмамлаганнан соң, озак еллар Башкортстан дђњлђт радиосында, аннан соћ “Кызыл таћ” татар газетасында эшлђде Ә. Вәлиев .
Лаеклы ялга чыккач туган авылы тарихын һәм авылдашлары язмышларын җентекле өйрәнеп, күләмле китап язуга тотынды ул. Өч ел дигәндә 300 биттән торган басманы әзерләп тә бетте талантлы каләм иясе. “Бакай – тарихи хикђят” дип исемлђнгђн бу саллы хезмђт ђлеге авылныћ тарихы, аныћ данлы кешелђре хакында бик књп кызыклы мђгълњматлар бирђ.
Бакай авылы - Кушнаренко районындагы ић билгеле татар авылларыныћ берсе. Љч гасырдан артык бай тарихка ия ул. Тђќрибђле журналист Ђхлђм Вђлиев њз авылыныћ шушы данлы тарихын тњкми-чђчми укучыларга ќиткерде. Бу авылда гомер итњчелђрнећ ерактан ук њрелеп килгђн гыйбрђтле дђ, абруйлы да њткђнен тасвирлый автор. Дин, мђгърифђт, џђм мђдђният тарихы, узган XX гасырныћ егерменче, утызынчы елларындагы, Бљек Ватан сугышы чорындагы хђл-вакыйгаларны сурђтлђгђн язмаларга, истђлеклђргђ зур урын бирелђ бу басмада. Әлеге китабы белән генә түгел, ә барлык иҗади эшчәнлеге, туган ягына булган тирән сөюе белән, Әхләм Вәлиев авылдашлары, райондашлары күңелендә якты истәлекләр калдырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100