news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстандагы танылган татар шагыйре Рамил Чурагул Казанга зур сәфәр оештыра

Башкортстандагы танылган татар шагыйре Рамил Чурагул Казанга зур сәфәр оештыра

(Уфа, 26 июль, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанда яшәп иҗат итүче танылган татар шагыйре, йөзләрчә популяр җырларның текстлары авторы, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рамил Чурагул үзенең иҗатташ дуслары белән Казанга зур сәяхәт оештыра. Дистәләрчә җиңел машиналарда кылачак алар бу сәфәрләрен. Рамил Чурагулның иҗатына багышланган бу мәдәни чара 9 августтан 12 августка кадәр дәвам итәчәк.

Рамил Чурагул, үзенең иҗатташ дуслары – җырчылар, композиторлар һәм театрлар артистлары, татар милли оешмалары вәкилләре белән берлектә бик матур тамаша әзерләде.

“Моңнар кайтсын авылга”, “Әйтмә син авыр сүз” кебек халык арасында бик яратып кабул ителгән җырлары белән шигърияткә дә килеп кергән Рамил Чурагулның исеме хәзер инде татарлар белән башкортлар яшәгән һәммә төбәктә билгеле. Татарстан Язучылар берлегенә әгъза итеп тә алынды ул. Әдәби иҗат белән шөгыльләнү өстенә, Р.Чурагул үзенең кечкенә генә булса да, Нәшрият йортын да ачып җибәрде.

Татарстан белән Башкортстан композиторлары һәм җырчылары талантлы шагыйрьгә һәрдаим яңа җырлар сүзләре язу үтенече белән мөрәҗәгать итә. Башкортстан Президенты фәрманы белән, “Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем дә бирелде талантлы шагыйрьгә.

Әле Казанга сәфәр барышында Рамил Чурагул һәм аның иҗатташ дуслары, гомумән, автомобиль экспедициясендә катнашучы һәммә кеше Татарстанның күренекле шәхесләре белән дә очрашачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot