Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Башкортстандагы танылган татар шагыйре Рамил Чурагул хатын-кызлар бәйрәменә зур концерт әзерләде
Башкортстандагы танылган татар шагыйре Рамил Чурагул хатын-кызлар бәйрәменә зур концерт әзерләде
(Уфа, 7 март, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Бу көннәрдә Башкортстанда 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан байтак мәдәни чаралар үтә. Төрле сәнгать төркемнәре, шагыйрьләр һәм композиторлар белән бергәләп, уртак концертлар да әзерләде. Башкортстанда яшәп иҗат итүче танылган татар шагыйре, йөзләрчә популяр җырларның текстлары авторы, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рамил Чурагул әзерләгән тамаша да нәкъ шундыйлардан.
Рамил Чурагул, үзенең иҗатташ дуслары – җырчылар, композиторлар һәм театрлар артистлары белән берлектә, бик матур тамаша әзерләде. Исеменнән үк аерым ачык күренүенчә, әниләргә һәм башка гүзәл затларга багышланган ул. “Әниләргә рәхмәт әйтик” дип исемләнгән бу яңа программада күренекле татар артистлары Гүзәл һәм Идрис Кәлимуллиннар, Фән Вәлиәмәтов, Фәдис Ганиев, Лилия Биктимерова, Радик Динәхмәтов, Дамира Сәетова, Флорида Исмәгыйлева, Руслан Зөлкарнәев, Инсаф Галимов, Рания Билалова, композитор Фәнир Галимов һәм башка сәхнә йолдызлары катнаша.
Гүзәл затларыбызга дан һәм мәдхия җырлау тамашалары иртәгә Уфаның Мотор эшләүчеләр мәдәният сараенда һәм 9-10 март көннәрендә “Юбилейный” мәдәният сараенда үтәчәк.
“Моңнар кайтсын авылга”, “Әйтмә син авыр сүз” кебек халык арасында бик яратып кабул ителгән җырлары белән шигърияткә дә килеп кергән Рамил Чурагулның исеме хәзер инде татарлар белән башкортлар яшәгән һәммә төбәктә билгеле. Татарстан Язучылар берлегенә әгъза итеп тә алынды ул. Әдәби иҗат белән шөгыльләнү өстенә, Р.Чурагул үзенең кечкенә генә булса да, Нәшрият йортын да ачып җибәрде.
Татарстан белән Башкортстан композиторлары һәм җырчылары талантлы шагыйрьгә һәрдаим яңа җырлар сүзләре язу үтенече белән мөрәҗәгать итә. Күптән түгел Р. Чурагулга, Башкортстан Президенты фәрманы белән, “Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз