Башкортстандагы танылган татар мөгаллиме юбилее
Башкортстандагы күренекле галим һәм ректор Октябрь Кәлимулла улы Вәлитов тормышында истәлекле вакыйга
(Уфа, 28 октябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстандагы күренекле галим һәм ректор Октябрь Кәлимулла улы Вәлитов тормышында истәлекле вакыйга.
Үзенең 75 яшьлек күркәм юбилеен билгели ул. Шушы уңайдан үзе җитәкчелек иткән югары уку йортында аны ихлас котладылар. Профессор Октябрь Вәлитов соңгы тугыз елда Башкортстан дәүләт университетының Нефтекама шәһәрендәге филиалына җитәкчелек итә. Бирегә директор булып күчеп килгәнче зур тормыш юлы үтте ул.
Октябрь Кәлимулла улы Вәлитов Башкортстанның Күгәрчен районындагы борынгы һәм зур татар вылы Күгәрчендә туып үсә. Хәрби хезмәттән кайткач, Башкортстан дәүләт университетына укырга керә ул. Булдыклы егетне җитәкче урыннарга “кодалыйлар” һәм ул башта ВЛКСМ, аннан КПСС өлкә комитетларында, матбугатта дәүләт һәм хәрби серләрне саклау оешмасында эшли. Белемгә омтылган милләттәшебез башта тарих фәннәре кандидатлыгына, аннан соң философия фәннәре буенча докторлык диссертаөияләре яклый.
Нефтекамада үзе оештырып җибәргән университет филалын югары дәрәҗәгә күтәрде О. Вәлитов. Биредә бүгенге көндә 150дән артык мөгаллим эшли. Аларның яртысыннан күбесе фән кандидатлары һәм докторлары. Әле кырыктан артык мөгаллим аспирантурада укый һәм гыйльми дәрәҗә алуга дәгъва итә. 75 яшьлек юбилеен да Октябрь Кәлимулла улы, хезмәттәшләре һәм фикердәшләре белән бергә, яңа уй-ниятләр дулкынында каршы алды.