news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстандагы танылган татар әдибәсе Чишмә районында балалар белән очрашты

Башкортстандагы танылган татар әдибәсе Чишмә районында балалар белән очрашты

(Уфа, 27 декабрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанның Чишмә районындагы Чувалкип исемле татар авылы урта мәктәбендә укучы балалар Яңа ел алдыннан өстәмә бер бәйрәм тантанасында яшәп алды. Алар янына кунакка республикадагы танылган татар әдибәсе Дилә Булгакова һәм “Өмет” татар яшьләре газетасының балалар өчен чыгарылучы “Чаткылар” кушымтасы журналистлары килде.

Чувалкип мәктәбендә балалар татар телендә белем ала. Биредә укып чыккан күп кенә укучылар төрле югары уку йортларын тәмамлап, фән кандидатлары һәм докторлары булды, халык хуҗалыгының төрле тармакларында югары вазыйфаларны биләде һәм бүген дә били.

Әлеге көндә дә биредә балалар тырышып укый. Татар теле һәм әдәбиятын укыту да биредә иң югары дәрәҗәгә куелган. Бу тәңгәлдә, беренче чиратта, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гүзәл Юлис кызы Зарипованың гыйлемле һәм үтә дә эзләнүчән булуы, аның яңа укыту алымнарын ихлас кертүе мактауга лаек.

Чувалкип урта мәктәбе укучылары “Өмет” газетасын күпләп алдыра. Үзләре дә анда мәкаләләр, шигырьләр, хикәяләр җибәреп тора. Үзләренең иҗат җимешләрен газета битләрендә, аеруча “Чаткылар” кушымтасында күреп илһам ала, тагын да дәртләнебрәк языша башлый алар.

Әле үзләренә кунакка шагыйрә һәм язучы Дилә апалары һәм “Чаткылар” кушымтасы журналистлары килүен дә балалар чиксез шатланып каршы алды. Кунаклар алдында рәхәтләнеп биеде һәм җырлады, шигырьләр сөйләде малайлар һәм кызлар. Дилә апаларының шигырьләрен дә яттан сөйләп ишеттерде укучылар. Татарча чатнатып сөйләшүләре һәм моңлы җырларны оста башкарулары белән сокландырды милләт балалары.

Очрашуга күрше-тирәдәге башка мәктәпләрнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары да килгән иде. Алар алдында балалар арасында викторина да оештырылды. Балалар һәр сорауга төгәл һәм дөрес җаваплар биреп, истәлеккә бүләкләр алды. Соңыннан кунаклар белән фотосурәткә төшү дә оештырылды. Монысы инде әлеге очрашуның хатирәсен озак сакларга ярдәм итәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot