news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстандагы республика гармун бәйрәме җиңүчеләрне билгеләде

Башкортстандагы республика гармун бәйрәме җиңүчеләрне билгеләде

(Уфа, 22 май, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанның Яңавыл шәһәрендә “Моңга бай гармун” исемле республика гармун бәйрәме тәмамланды. Башкортстанда 1986-1987 елларда республика тальян гармун бәйрәмен оештырган күренекле режиссер Фатих Ихсанов истәлегенә багышланып, аның призына үткәрелгән бу бәйгедә республиканың барлык районнарыннан һәм күрше төбәкләрдән 400 гә якын гармунчы үз осталыгын күрсәтте.

Бәйгедә катнашу өчен, төрле гармуннарда, тальянда уйнаучылар, шушы музыка коралларын ясаучы алтын куллы осталар чакырылган иде. Аларның чыгышлары ике яшь категориясендә бәяләнде. Беренче төркемдә 17 яшькә кадәрге талант ияләре, икенчесендә 18 яшьтән өлкәнрәкләр булды. Чыгышлар шулай ук ике номинациягә дә бүленеп бәяләнде. Ялгыз башкаручылар һәм ансамбльләрдә чыгыш ясаучыларга аерым бәя бирелде.

Бәйгедә катнашучылар өчен репертуар ирекле иде. Һәр башкаручы икешәр әсәр уйнап ишеттерде. Жюри әгъзаларына җиңүчеләрне билгеләү җиңел булмагандыр, әлбәттә. Шулай да иң-иңнәрне ачыкладылар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар. Бәйгедә Гран-прины Күгәрчен районының Морак авылыннан килгән татар егете Ришат Бәдретдинов яулады. Төсле телевизор һәм акчалата премия белән бүләкләнде ул.

1 нче дәрәҗә дипломны Казан кунагы Алмаз Ахунов алды. Туймазыдан килгән татар егете Азат Имаевка да 1 нче дәрәҗә диплом тапшырылды. Икенче урынга да Татарстанның Яр Чаллы шәһәреннән килгән оста гармунчы Рамазан Гыйниятов күтәрелде. Ә өченче урынга Түбән Кама шәһәреннән Ринат Мөхетдинов лаек булды.

Тальянчылар ансамбльләре арасында өстенлекне Яңавыл шәһәре тальянчылары алды. Ә Туймазыдан “Акьяр” театр-студиясе һәм Уфадан тальянчылар дуэты –икенче, Баймак һәм Куергазы районнарыннан гармунчылар ансамбльләре өченче урыннарны бүлеште. Башка номинацияләрдә Чишмә, Тәтешле районнары гармунчылары югары осталык күрсәтеп, шулай ук истәлекле бүләкләр алды.

Республика гармун бәйрәмен Башкортстан Мәдәният һәм милли сәясәт министрлыгы, республика Халык иҗаты үзәге, аның Нефтекама шәһәре филиалы һәм Яңавыл шәһәре һәм районы муниципаль берәмлеге хакимияте берлектә оештырды. Киләсе бәйрәм тагын ике елдан оештырылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot