news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстандагы “Озын көй” бәйгесе яңа талантлар ачты

Башкортстанның Туймазы шәһәрендә “Озын көй” башкорт җырлары бәйгесе тәмамланды. Анда гран-прины татар җырчысы яулады

(Уфа, 23 ноябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанның Туймазы шәһәрендә “Озын көй” башкорт җырлары бәйгесе тәмамланды. Анда гран-прины татар җырчысы яулады.
Соңгы елларда Татарстан белән чиктәш Туймазы районында “Озын көй” башкорт җырлары бәйгесе үткәрелеп килә. 1997 елда оештырыла башлаган бу төбәкара ярышма быел бишенчегә үткәрелде. Анда 140 тан артык кеше үз талантларын күрсәтте бу юлы.
Бәйгедә махсус белеме булмаган башкаручылар һәм урта махсус уку йортларының беренче һәм икенче курс талиплары катнашты. Яшь буенча, гадәттәгечә, бернинди чикләүләр дә булмады.
Бәйгедә Башкортстанның төрле төбәкләреннән генә түгел, ә Ырымбур һәм Чиләбе өлкәләреннән дә талантлы һәвәскәрләр көч сынашты. Алар арасында үзешчән татар җырчылары да байтак булды. Башка елларны да бу бәйгедә татар башкаручылары катнашып, уңышлы чыгыш ясый иде.
Быел исә башкорт җырлары бәйгесендә гран-при бүләген дә Балтач районыннан өч бала анасы, татар ханымы Рәзидә Әхмәтова яулады. Бу бәйгедә өченчегә катнашуын әйтте ул. “Башка елларны да гаилә белән катнаша идек, быел да өлкән улым һәм ирем дә катнашты, - ди ул. - Үземнең җиңүемә ышанып та бетмәгән идем. Жюри югары бәяләде, рәхмәт аларга”.
Шунысы да үзенчәлекле, бу бәйге оештырыла башлаганнан бирле, Рәзидә ханым беренче хатын-кыз гран-при иясе булды. Әлеге җиңүгә Рәзидә Әхмәтова “Уел” җырын искиткеч оста башкаруы белән иреште. Рәзидә ханым Балтач районы үзәгендәге сәнгать мәктәбендә балаларга музыка-җыр серләрен өйрәтә.
“Озын көй” бәйрәме гала-концерт белән тәмамланды. Бәйгедә төрле номинацияләрдә җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Аларның байтагы татар башкаручылары өлешенә төште. Мисал өчен, 16 яшькә кадәрге башкаручылар арасында Туймазыдан татар егете Динар Фәйзуллин беренче урынны яулады. Шушы ук номинациядә өченче урынны Благовар районыннан татар кызы Аделина Әбделхакова алды.
16 яшьтән 60 яшькә кадәргеләр арасында икенче урынга Кушнаренко районыннан милләттәшебез Равия Рамазанова чыкты. 60 яшьтән өлкәнрәкләр арасында да беренче урынны Туймазы районыннан татар агае Гранит Кәррамов алды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100