news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстандагы музей җитәкчесе Шлиссельбургта Батырша каберенә таш куелуын тели

Рафис Шәйхәйдәров 15 ел элек Шлиссельбургтагы Батырша каберенә туган нигезеннән туфрак илтеп салган.

(Казан, 20 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Башкортстанның Балтач районы Иске Балтач авылындагы Габдулла Галиев (Батырша) музее директоры Рафис Шәйхәйдәров Ленинград өлкәсендә урнашкан Шлиссельбург ныгытмасында Батырша каберенә таш куярга кирәк дип саный. Бу хакта ул “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә белдерде.

"Без Батырша хәзрәткә бик рәхмәтлебез, без аңа истәлек тактасы гына түгел, каберенә таш куелуын да теләр идек. Мин бер 15 ел элек Санкт-Петербургка баргач, музей директоры Батыршаның Шлиссельбург ныгытмасындагы каберен дә күрсәткән иде. Риваятьләр буенча аны күммәгәннәр, табигый бер чокырга ташлап, өстенә күпмедер туфрак ташлаганнар. Менә шул урында кабер ташы куярга кирәк. Мин үзем 15 ел элек Батыршаның туып үскән йортыннан туфрак алып барып, шушы ныгытмадагы каберенә салып кайттым. Туып үскән йорт туфрагы белән кабере туфрагын тоташтырдым”, - дип сөйләде Рафис Шәйхәйдәров.

Искәртеп үтик, Ленинград өлкәсендә урнашкан Шлиссельбург ныгытмасында Батыршага хәтер тактасы урнаштырырга телиләр. Бу хакта тарих фәннәре докторы, Россия ислам институты профессоры Фәйзелхак Ислаев Санкт-Петербург шәһәрендә "XIV “Фәезханов укулары” конференциясендәге чыгышында белдергән.Бөтендөнья рус халык соборы моны "әхлаксыз акция" дип бәяләде һәм хокук саклау органнарын моңа бәя бирергә чакырды.

  • Батырша, (чын исеме Галиев Габдулла Туктаргали улы) (1710 — 24 июнь, 162) — 1755-56 еллардагы Идел-Урал халыклары баш күтәрүе җитәкчесе һәм идеологы, публицист, мулла. Карышбаш авылында (хәзер Башкортстанның Балтач районына керә) туа. Татарстандагы Тайсуган һәм Ташкичү авылларында мәдрәсәләрдә укый һәм укыта. 1749 елдан Карышбаш авылы мулласы. Христианлаштыру сәясәтенә җавап итеп, 1755 елның язында мөселманнарны баш күтәрүгә өнди. "Батырша явы" буларак тарихка кергән баш күтәрү бастырыла, Габдулла Галиев 1758 елда Шлиссельбург ныгытмасына ябып куела. Кайбер чыганаклар буенча ул православ дин әһелләре белән бәхәскә керә, православиенең исламнан өстен икәнен исбатлый алсалар, христиан динен кабул итәчәген белдерә. Бу бәхәс Батыршаның телен өзү белән тәмамлана. 1772 елда камерада онытылып калган балта белән сакчыларга һөҗүм итә, дүрт сакчыны үтерә һәм үзе дә вафат була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100