news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстандагы һәлакәттә зыян күрүчеләрнең бишесен Яр Чаллыга илтәләр

Авыр хәлдә булган ике кеше Уфа хастаханәсендә кала.

(Казан, 15 июль, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Башкортстандагы юл һәлакәтендә зыян күрүчеләрнең бишесе Яр Чаллы хастаханәсенә күчерелә. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

"Башкортстандагы авариядә зыян күргән биш кешене Яр Чаллы хастаханәләренә санитар авиация һәм ашыгыч медицина ярдәме транспортында илтәләр. Тагын ике кеше Уфа хастаханәсендә кала. Аларың хәле авыр дип бәяләнә", - дип хәбәр иттеләр.

Кичә Башкорстаннан Чаллыга юл тоткан автобус әйләнеп каплану нәтиҗәсендә алты кеше һәлак була. 21 пассажир төрле имгәнүләр алган, хастаханәгә озатылган.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot