Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Башкортстандагы һәлакәттә әнисе белән улының гомере өзелгән, биш кеше имгәнгән
Чакмагыш районында ике җиңел автомобиль бәрелешкән.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ»). Башкортстанның Чакмагыш районында ике җиңел автомобиль бәрелешкән. Һәлакәт нәтиҗәсендә машина йөртүче хатын-кыз һәм аның 22 яшьлек улы һәлак булган. Бу машинаның тагын бер пассажиры җирле хастаханәгә озатылган, - дип хәбәр иттеләр Башкортстан Республикасы буена ЮХИДИ матбугат хезмәтендә, дип яза UFA1.ru сайты.
Башлангыч мәгълүматлар буенча, Бүздәк-Чакмагыш - Дүртөйле юлының 64 нче километрында машина йөртүче 40 яшьлек ханым чит ил автомобиленә юл бирмәгән. Һәлакәт нәтиҗәсендә машина йөртүче хатын-кыз үзе һәм аның 22 яшьлек улы һәлак булган. Бу машинаның тагын бер пассажиры җирле хастаханәгә озатылган. “BMW” белән идарә итүче 49 яшьлек ир-ат һәм аның өч пассажиры да төрле дәрәҗәдәге имгәнүләр белән Чакмагыш хастаханәсенә озатылган.
Һәлакәт килеп чыгу сәбәпләре һәм нечкәлекләре ачыклана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз