news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстандагы күренекле татар актеры Илдар Сәетовның алтын юбилеен билгеләделәр

Башкортстандагы күренекле татар актеры Илдар Сәетовның алтын юбилеен билгеләделәр

(Уфа, 6 март, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанда яшәп иҗат итүче талантлы татар сәнгатькәре, Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры актеры, Башкортстанның халык артисты Илдар Сәетовка 50 яшь тулды. Үзенең алтын юбилеен олуг талант иясе аңа багышланган кичәдә чыгыш ясап, һәм “Хатынымның исеме – Морис” спектаклендә уйнап билгеләде. Юбилярны хезмәттәшләре дә, республиканың рәсми шәхесләре дә, Казаннан килгән дуслары да ихлас котлады бу көнне.

Илдар Сәетов Башкорт академтеатрындагы иң талантлы һәм иң җимешле эшләүче артистларның берсе. Башкорт, рус һәм чит илләр драматурглары әсәрләре буенча сәхнәләштерелгән дистәләрчә спектакльдә әйдәүче һәм төп рольләрне башкарып, тамашачының самими сөюен яулады ул. Җәмгысе җитмештән артык рольдә уйнаган ул үзенең чирек гасырдан артык иҗат гомерендә!

Илдар Сәетов әле үзенең юбилей кичәсендә “Хатынымның исеме – Морис” спектаклендә төп рольләрнең берсе – Жорж Одфейны уйнады. Бу рольне башкаруда да Илдар әфәнде үзенең бай тәҗрибәсен һәм тумыштан бирелгән сәхнә сәләтен тулысы белән күрсәтә. Әлеге әсәрне сәхнәгә күренекле татар режиссеры Фәрит Бикчәнтәев куйган иде. Аның белән бергә эшләүне Илдар Сәетов зур бәхет дип исәпли. Моңа кадәр дә алар берничә уртак эштә катнашкан иде.

Илдар Сәетов Татарстандагы театрлар артистлары белән дә ихлас дуслыкта һәм тыгыз хезмәттәшлектә яши. Аның тынгысыз эшчәнлеге һәм таланты Татарстан Республикасы “Җыен” фондының Дамир Сираҗиев исемендәге бүләгенә дә лаек булды.

Әле алтын юбилее белән котларга Илдар Сәетовның Казандагы күптәнге җан дуслары – Татарстанның күренекле артистлары Илдар Хәйруллин белән Венера Шакирова да килгән иде. Алар Илдар әфәндегә Татарстандагы барлык дуслары, иҗатташлары исеменнән ихлас котлау сәламнәрен җиткерде һәм истәлекле бүләкләрен тапшырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot