news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстандагы "Изгелек эстафетасы"на кушылган татар язучылары саны арта

Язучы Дилбәр Булатова белән шагыйрә Альбина Хәлиуллина шагыйрә Дилә Булгакова янында булып кайтты.

(Уфа, 4 июнь, “Татар-информ”, Илдус Фазлетдинов). Башкортстан язучыларының "Изгелек эстафетасы"на кушылган татар язучылары саны арта. Язучы Дилбәр Булатова белән шагыйрә Альбина Хәлиуллина өлкән әдибә Дилә Булгакова янында булып кайтты.

  • Чараның төп максаты – Рамазан аенда яшь каләм әһелләренең өлкән әдипләргә, аларның тормыш-көнкүрешенә игътибарын җәлеп итү, алар белән аралашу, төрлечә ярдәм күрсәтү, яңа буында олы яшьтәгеләргә карата хөрмәт-ихтирам тойгысы тәрбияләү.

Акцияне Башкортстан Язучылар берлеге рәисе, филология фәннәре кандидаты Зәки Әлибаев башлап җибәргән иде. Башкорт әдипләренең әлеге башлангычына Уфадагы татар язучылары да кушылды. “Рамазан – изгелек эстафетасы” акциясе кысаларында Башкортстан Язучылар берлегенең татар әдипләре берләшмәсе җитәкчесе Фәния Габидуллина һәм "Кызыл таң" гәзите хәбәрчесе, шагыйрә Рәзилә Низамова популяр җырлары белән татар-башкорт дөньясында киң танылган шагыйрь Әсхәр Кәшфуллин янында булып, күчтәнәчләр тапшырып, әдәбият-мәдәният яңалыкларын сөйләп кайттылар.

Алар эстафетаны “Тулпар” журналының проза бүлеге мөхәррире, филология фәннәре кандидаты, язучы Дилбәр Булатовага һәм М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетың татар теле һәм әдәбияты кафедрасы доценты, шагыйрә Альбина Хәлиуллинага тапшырды. Алар шагыйрә һәм прозаик Дилә Булгакова янында булып, аның хәлен белеште.

Дистәдән артык китап авторы Дилә Булгакова инде сиксән яшен тутырса да, әдәби иҗаттан аерылмый. Ул быел Башкортстанның 100 еллыгы уңаеннан игълан ителгән конкурска поэма иҗат итте, яңа китапларын да нәшер итә.

“Дилә апа безгә үзнәшер юлы белән чыгарган яңа китабын бүләк итте, төнлә язган өр-яңа шигырен укып күрсәтте, “и балам, син һаман берлектә түгелмени әле!” дип, өзми-куймый, Альбинага Язучылар берлегенә рекомендация язып бирде. Шулай итеп, игелек кылмакчы булып барсак, Дилә апа үзе безгә игелекләр төяп җибәрде”, – дип хәбәр итте безгә эстафетачыларның берсе – Дилбәр Булатова.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100