Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Башкортстандагы Балтач районы түрәсе хәләл җефетен эшле итеп, үзе эшсез калган
Суд Балтач районы прокуратурасы гамәлен законлы дип тапкан һәм район хакимияте эшләре белән идарә итүчене вазифасына кайтарудан баш тарткан.
(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). Балтач түрәсе конкурстан тыш, хәләл җефетен эшкә алган, әмма үзе эштән азат ителгән. Суд Балтач районы прокуратурасы гамәлен законлы дип тапкан һәм район хакимияте эшләре белән идарә итүчене вазифасына кайтарудан баш тарткан. Бу хакта "Балтач таңнары" яза.
Прокуратура тикшерүләре ачыклаганча, 2015 елда район хакимияте эшләре белән идарә итүченең район хакимияте муниципаль хезмәт кадрлары, кадрлар һәм хокукый эш бүлеге башлыгы вазифасына үз хатынын эшкә алуын ачыклаган.
Күзәтчелек ведомствосы фикеренчә, ул коррупциягә каршы закон таләпләрен бозган, конкурс процедурасын үтәмәгән. Прокуратура район башлыгыннан түрәне, ышанычны югалту сәбпәле, эштән азат итүне таләп иткән һәм ул эшсез калган. Әмма эшсез калган түрә бу карар белән килешмәгән һәм судка шикаять биргән.
Әмма суд түрә законлы рәвештә эштән азат ителгән дип тапкан һәм аның дәгъвасын канәгатьләндерүдән баш тарткан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз