news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстандагы авариядә зыян күрүчеләрне Чаллы хастаханәләренә урнаштырачаклар

Зыян күргән 13 яшьлек Радмир Галимовны Кама балалар медицина үзәгенә алып кайтачаклар.

(Яр Чаллы, 15 июль, “Татар-информ”, Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллы шәһәре администрациясе Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Татарстанның Катастрофалар медицинасы үзәге белән бергә Башкортстандагы авариядә зыян күргән җиде кешене автошәһәрнең медицина оешмаларына кайтару эшен алып бара. Бу хакта Чаллы мэры Наил Мәһдиев катнашында узган брифингта билгеле булды.

Зыян күрүчеләр арасында 13 яшьлек Радмир Галимовның булуы билгеле. Аны Кама балалар медицина үзәгенә алып кайтачаклар. Калган алты кеше Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә җибәреләчәк.

Күчерерлек хәлдә булмаган зыян күрүчеләр, Башкортстан хастаханәләрендә калачак.

  • Кичә төнлә Башкортстанда Татарстан автобусы юл фаҗигасенә очрады. Авариядә алты кеше һәлак булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot