news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстандагы авариядә зыян күрүчеләрне Чаллы хастаханәләренә алып кайтканнар

Авариядә имгәнгән баланы әтисе күзәтүендә Кама балалар медицинасы үзәгенә алып киткәннәр.

(Казан, 15 июль, “Татар-информ”). Башкортстанда авариядә зыян күргән биш кешене Чаллы хастаханәләренә урнаштырганнар. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

“Дүрт кеше Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә ята. Пациентлар тикшерү һәм хастаханәгә яту өчен теркәлү уза. Алар барысы да үз аңнарында”, - диделәр матбугат хезмәтендә.

Авариядә зыян күргән баланы әтисе күзәтүендә Кама балалар медицинасы үзәгенә алып киткәннәр. Уфа хастаханәләрендә ике пассажир калган. Табиблар аларның хәлен авыр дип бәяли.

  • Кичә кич Башкортстанда 39 пассажир утырган автобус авариягә очрады. Алты кеше һәлак булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot