news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанда Үзбәкстаннан кергән йонны тилчә авыруына тикшерәләр

Россельхознадзорның республика буенча идарәсе Башкортстан таможнясы белән бергә 20,662 тонна юылган йонын тикшергәннәр һәм рәсмиләштергәннәр.

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ»). Башкортстанда экспертлар Үзбәкстаннан кергән сарык йонын тикшерәләр. Россельхознадзорның республика буенча идарәсе белгечләре Башкортстан таможнясы белән бергә 20,662 тонна юылган йонын тикшергәннәр һәм рәсмиләштергәннәр. Ул Башкортстанган «Индустрия шерсти» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять кирәк-яраклары өчен Үзбәкстаннан кайтарылган. Бу хакта "Башинформ" яза.

Чимал сәламәт хайваннардан алынган, авыл хуҗалыгы терлекләрендә йогышлы, инфекцион авырулар, шул исәптән тилчә авыруы соңгы бер ел дәвамында күзәтелмәгән.

Йонны юганнар һәм пресслаганнар, дип белдерделәр Россельхознадзорда.

news_right_1
news_right_2
news_bot