news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда юлда ашыгыч ярдәм машинасы ауган, зыян күрүчеләр бар

Йөртүче һәм 47 яшьлек пассажир төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатылган.

(Казан, 12 февраль, “Татар-информ”). Бер көн элек Башкортстанның Иглин районында ашыгыч ярдәм машинасы һәлакәткә очрау аркасында ике кеше җәрәхәтләнгән. Бу хакта “Интерфакс” хәбәр итә.

Юл һәлакәте Иглин-Кальтовка юлының 17 чакрымында булган. Якынча мәгълүматларга караганда, “УАЗ” ашыгыч ярдәм хезмәте машинасының 50 яшьлек йөртүчесе транспорт белән идарәне югалта һәм машина юлда ауган.

Юл һәлакәте аркасында йөртүче һәм 47 яшьлек пассажир зыян күргән. Алар төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100