news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда юл-транспорт һәлакәтендә алты бала зыян күргән

Авария бүген иртән Сибай шәһәренең Пионерлар һәм Киров урамнары чатында булган.

(Казан, 8 май, «Татар-информ»). Башкортстанда юл-транспорт һәлакәтендә алты бала зыян күргән, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.

Авария бүген иртәнге уннар тирәсендә Сибай шәһәренең Пионерлар һәм Киров урамнары чатында булган.

Биредә «ГАЗель» микроавтобусы һәм 42 яшьлек ир-ат идарә иткән «Нива» автомобиле бәрелешкән.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, җиңел машина шоферы төп юлдан хәрәкәт иткән маршруткага юл бирмәгән. Нәтиҗәдә, микроавтобус юлдан читкә чыгып, агачка килеп бәрелгән.

Авария нәтиҗәсендә тугыз кеше зыян күргән, шуларның алтысы – балалар. Зыян күргән өч кешене хастаханәнең травматология бүлегенә озатканнар.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100