news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда юл һәлакәтендә бер кеше үлгән, алты кеше имгәнгән

«ВАЗ-2114» белән идарә итүче 33 яшьлек ир-ат үлгән.

(Казан, 4 гыйнвар, «Татар-информ»). Кичә кич Башкортстанның Дәүләкән районында Чишмә — Кыргыз Миякә юлында булган транспорт һәлакәтендә «ВАЗ-2114» белән идарә итүче 33 яшьлек ир-ат үлгән. Алты кеше имгәнгән, аларны хастаханәгә озатканнар. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Беренчел мәгълүматлар буенча «ВАЗ-2114» автомобиле йөртүчесе каршы як полосага чыккан һәм «Волга» белән бәрелешкән. Ике машинада барлыгы җиде кеше булган, шуларның өчесе — балалар.

Табиблар «Волга» белән идарә итүче 33 йөртүчегә һәм аның 29 яшьлек хатынына ярдәм күрсәткән һәм өйләренә җибәргән. Хастаханәдә 4 яшьлек кыз һәм аның 6 яшьлек абыйсы, шулай ук 28 яшьлек хатын-кыз һәм 2 яшьлек кыз бала калган. Аларның гомеренә куркыныч янамый.

ЮХИДИ хезмәткәрләре юл-транспорт һәлакәте килеп чыгу сәбәпләрен ачыклый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100