news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Башкортстанда югалган укучы кыз үле килеш табылган
Ай дәвамында кызны полиция хезмәткәрләре, волонтерлар эзләде.
Скопировать ссылку
(Казан, 1 июнь, “Татар-информ”). Бүген Башкортстанның Белорецк шәһәрендә 3 майда югалган тугыз яшьлек кызның мәете табылган.
"Баланың гәүдәсе Фурманов урамындагы шәхси йорт территориясендә табыла. Җинаять эшләүдә шикләнүчене тоткарлаганнар. Ул Белорецк районында яшәүче, 38 яшьлек беркайда да эшләмәүче кеше. Аның эзенә төшәргә җирле халыктан җентекләп сорау алу һәм җинаятьнең төрле вариантларын эшкәртү ярдәм иткән", - дип хәбәр итә Башкортстан республикасының Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән "Российская газета".
Искәртеп үтәбез, кызның югалуы турында әнисе хәбәр иткән була. 3 майда кыз иртән мәктәпкә чыгып китә, ләкин анда барып җитми. Башкортстан республикасы Тикшерү комитеты “Үтерү” маддәсе буенча җинаять эше кузгата. Соңрак Башкортстанның Эчке эшләр министрлыгы кызның кайдалыгы турында мәгълүмат бирүчегә 300 мең сум күләмендә акчалата бүләк бирү турында да белергән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot