Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Башкортстанда җырчы Вәсилә Фәттахованы искә алалар
Аның «Туган як» һәм башка җырлары Уфада да, Казанда да телевидение һәм радио эфирында яңгырый, клиплар күрсәтелә.
(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). Биш ел элек 26 гыйнвар көнне Уфада җырчы, Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисты Вәсилә Фәттахова 37 яшендә фаҗигале төстә вафат булды.
«Башинформ» хәбәр итүенчә, җырчының ире Илгиз Абдрәкыйпов социаль челтәрләрдәге битендә Вәсилә белән улы фотосурәтен урнаштырган һәм: «Әнисез 5 ел… (31.12.1979 — 26.01.2016)», дип язып куйган.
Вәсилә Фәттахова үлгәннән соң аның хезмәттәшләре — артистлар истәлекле чаралар, концертлар, флешмоблар үткәрде.
«Җырчының иҗатын яратучылар социаль челтәрләрдә истәлек сәхифәләре алып бара, анда аның җырлары, клиплары, аңа багышланган шигырьләр урнаштырыла. Композитор Урал Рәшитов „Туган як“ җырының яңа версиясен иҗат итә. Язучы һәм журналист Хәнис Хаҗимов вакытсыз вафат булган җырчы истәлегенә китап бастырган», диелгән хәбәрдә.
«Кеше китә, җыры кала», диләр. Вәсилә Фәттахова беркая да китмәгән кебек. Аның «Туган як» һәм башка җырлары Уфада да, Казанда да телевидение һәм радио эфирында яңгырый, клиплар күрсәтелә. Биш ел үтте, ә җырлар яши, Вәсилә яши», — диде Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов «Башинформ» хәбәрчесенә.
Вәсилә Фәттахова Уфада Көньяк зиратның «Дан аллеясы»нда җирләнгән. 2017 елның сентябрендә аның каберендә һәйкәл куелды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз