news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда йортта газ шартлап, ике кеше һәлак булган

Олы Күл авылында бер катлы дүрт фатирлы йортта газ шартлаган.

(Казан, 20 сентябрь, "Татар-информ"). Бүген Башкортстанның Кырмыскалы районында Олы Күл авылында бер катлы дүрт фатирлы йортта газ шартлаган. Бу турыда "Башинформ" агентлыгы хәбәр итте.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча баш идарәсенең диспетчерлык хезмәтенә иртәнге җидедә торак йортта газ шартлау турында хәбәр килгән.

"Янгын сүндерүчеләр урынга килгәч, ике фатирның җимерелүен ачыклады. Зыян күрүчеләр хастаханәгә озатылды. Коткару эшләре бара, тагын имгәнүчеләр булуы ихтимал", - дип әйткәннәр ведомствода.

Янгын сүндерүчеләр хәрабәләрне актарганда, ике мәет табылган. 87 яшьлек ир-ат һәм 74 яшьлек хатын-кыз һәлак булган. Бу йортта сигез кеше яшәгән. Балалар булмаган. Янгын да чыкмаган. Кешеләрне вакытлы урыннарга күчереп торганнар. Урында кинологлар һәм психологлар эшли. Йорт хәрабәләрен аралау бара, диелгән әлеге хәбәрдә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100