news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда Ык буе авыллары Сабан туе башланып китте

Сабан туе Туймазы районы Төмәнәк авылында уза.

Башкортстанда Ык буе авыллары Сабан туе башланып китте
Рамиль Гали

(Туймазы, 22 июль, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Хәзерге минутларда Татарстан, Башкортстан, Оренбургның Ык буе авыллары Сабан туе башланып китте. Сабан туе Башкортстан Республикасы Туймазы районы Төмәнәк авылында уза. Ык буе авыллары Сабан туеның оештыручылары - "Татар авыллары" ассоциациясе җитәкчесе Фәнир Галимов, Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан һәм Башкортстан Республикасы хакимияте.

Бу чарада Татарстан, Башкортстан Республикалары, Оренбург өлкәсе югары җитәкчелегенең Төмәнәк авылында “Аналар һәм сугыш балалары” һәйкәленә чәчәкләр салуы, ачык һавадагы “Бабай утары” туристик-музей комплексын ачу һәм рәсми ачылыш тантанасы каралган.

Сабан туе ярышлары 13:00 сәгатьтә башланачак. Ык буе авыллары Сабан туе батыры тәкә һәм Татарстан Республикасы Президенты бүләге - машина белән бүләкләнә.

Кичә, 21 июль кичендә, Ык буе авыллары Сабан туе делегатларына бәйрәмнең гимнын тәкъдим иттеләр. Җырның сүзләрен композитор Рамил Чурагул,  ә көен  Сабан туеның төп оештыручысы татар авыллары ассоциациясе җитәкчесе, тумышы белән Башкортстан Республикасы Туймазы районы Төмәнәк авылыннан булган Фәнир Галимов язган. Җырны Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтов башкара. 

Сабан туеның ачылыш тантанасында ТР Премьер-министры урынбасары - ТР Фән һәм мәгариф министы Энгель Фәттахов, Башкортстанның Туймазы районы башлыгы урынбасары Сергей Водопрыкин катнаша.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100